Туган тел
“Яшь хәбәрчеләр” түгәрәге 2001 елдан бирле эшли. “И туган тел” дип аталган гәзитнең
беренче саны да 2001 елдан бирле чыга.
Түгәрәкнең максаты:
-сәләтле укучыларны барлау;
-
журналист һөнәре белән якыннан танышу;
-
укучыларны иҗади фикерләргә, аралашу культурасына өйрәтү;
-
журналистика жанрлары турында башлангыч мәгълүмат бирү;
-
вакытлы матбугат белән кызыксыну, радио, телевидениедән татарча тапшыруларны карау.
Бурычлары:
-
Журналистлар, сәнгать кешеләре белән очрашулар оештыру.
-
Театр, концерт, кичәләргә йөрү.
-
Конкурс-бәйгеләрдә катнашу.
-
Башкорстанда чыккан гәзит –журналлар белән даими танышып тору.
-
Мәктәп гәзитен булдыру, укучылар иҗатын гәзиттә яктырту.
-
Республика күләмендә чыккан гәзит- журналларда укучылар иҗатын бастыру.
-
“Юлдаш”, “Шәрык” радиолары белән элемтәдә тору, сәләтле укучыларны эфирга чыгару.